Кайбычта яңа акция старт алды. “Татарстан командасы” җәмәгатьчелек инициативасы нигезендә оешкан “Бишле куелган иртә” акциясе кысаларында шимбә көнне бик күпләр үзләренең иртәсен йөгерүдән башланды. Бу акция 20 июльдә башланды һәм 31 августка кадәр дәвам итә.
Алдан хәбәр ителгәнчә, очрашу урыны итеп яңа ял паркы билгеләнгән иде. Иртәнге сәгать җидедә спорт киемнәреннән киенгән җитәкчеләр, оешмалар хезмәткәрләре көннән-көн яңара баручы паркка җыелды.
Әлеге акция сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү белән беррәттән, үзең яшәгән авылны, гаиләңне, дусларыңны ярату хисләре уятуга да юнәлтелгән. Без, бер команда булып, зәңгәр күл тирәсен йөгереп үттек. Иртәнге йөгерүдән алган яхшы кәеф көн озынына җитте.