31 июль Кайбыч районы мөхтәсибәтендә балалар өчен шәкертләр бәйрәме оештырылды. Бәйрәмдә ун мәхәлләдән 120 артык бала катнашты.
Бәйрәм барышынды балалар өчен чүлмәк вату, чабыш, капчык йөгерешләре, аркан тарту, кул көрәштерү һәм башка кызыклы уеннар оештырылды. Әлеге уеннарда барлык балалар да бик теләп катнаштылар һәм күп кенә бүләкләр яуладылар. Бәйрәмнең соңында барысы да тәмле пылау белән сыйландылар.