26 июльдә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Элита» БНП (ГПП) АҖ базасында эре мөгезле терлекләр җитештерүче технологларның 38 нче Республика конкурсы узды. Конкурста республиканың 43 районыннан үз һөнәре буенча яхшы эшләүче вәкилләр катнашты.
Конкурс 4 этапта узды. Беренче этапта анда катнашучылар һөнәрләре буенча теоретик базаны ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, икенче этапта конкурс комиссиясе катнашучыларның лаборатория шартларында эш күнекмәләрен бәяләделәр, өченче этапта практик күнекмәләр бәяләнде. Дүртенче этап барышында катнашучылар бирә торган хисапка бәя бирелде.
Конкурс йомгаклары буенча эре мөгезле терлекләрне Европа технологиясе буенча ясалма орлыкландыруда 1 нче урынны Кайбыч районыннан Мәдинә Мингалиева алды, 2 нче урынны – Буа районыннан Эльмира Сәгъдиева, 3 нче урынга Түбән Кама районыннан Татьяна Исайчева чыкты.