Районыбыз авылларында “Кичке уен”нар уза

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

Халкыбызның борынгыдан матур мирас булып килгән җырларын, күңелле көйләрен, дәртле биюләрен, гореф-гадәт, күркәм йолаларын киләчәк буынга җиткерү максатында, район мәдәният йорты хезмәткәрләре авылларда “Кичке уен”нар оештыра. Әлеге чара Бортас,Бәрлебашы, Кече Кайбыч,Кече Урсак,Морза Бәрлебашы,Байморза авылларында бик матур үтте.Үзешчәннәрнең җырлары авыл халкының күңеленә хуш килде. Инде онытылып баручы җырлы-биюле уеннар исә өлкәннәребезне яшьлекләренә алып кайтты. “Кичке уен” татарча дискотека белән тәмамланды. Бу атнада исә Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб,Шүширмә авыллары халкын да җырлы-моңлы кичке бәйрәмнәр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International