Пляж район үзәгендә узган ел ачылган яңа паркта булачак. Кеше дә йөри алмаслык сазлыклы урында әкияттәгедәй калкып чыккан паркта төзекләндерү эшләре әле дә дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, урынбасарлары, төзелеш оешмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев парктагы эш барышы белән танышты. Татарстан Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталья Фишман идеясе белән төзелгән генераль план нигезендә тагын бер кат башкарыласы эшләрне барлап чыктылар. Район башлыгы кайбычлыларның ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатында төзекләндерелүче бу паркта барлык эшләрне дә сыйфатлы итеп башкарырга кирәклегенә басым ясады.
Август аеннан кечкенә кайбычлылар, үсмерләр буш вакытларын яңа ачылган балалар мәйданында үткәрә башлаячак. Дөрес, “Кайбыч” ярымябык боз мәйданы янында балаларга бер мәйданчык бар иде инде. Ә монысы башка, кечерәк яшьтәге балалар өчен. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров әйтеп узганча, анда биеклеге алты метр булган бик матур «Кремль» уен комплексы, төрле төсләрдәге пластик баганалар белән әйләндереп алынган комлык, “Тиенкәй” йорт-беседкасы, атынгычлар, алты урынлы карусель һәм башкалар булачак. Бу тирәдән узып йөрүчеләрнең игътибар иткәне бардыр: паркның бер ягында кара туфраклы мәйдан барлыкка килде. Төзүчеләр әнә шунда балалар мәйданчыгы өчен урын әзерли.