Бүгенге көнгә мәктәп, балалар бакчасы, культура йортлары, клублар котельная бүлмәләрендә ремонт эшләре бара. Монда торбалар, диварлар буяла, булган җиһазларны карап чыгу, технологик торбаүткәргечләрне алыштыру, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү эшләре алып барыла. Олы Подберезье мәктәбендә тышта урнашкан җылыткыч казаны урнаштырыла. Мондый җиһазлар узган елны Борындык һәм Бәрлебашы мәктәпләрендә һәм Мәлки балалар бакчасында урнаштырылган иде.