«Ак җилкән” театр коллективы Апас районында гастрольдә булып кайтты. Районыбызның үзешчән артистлары күрше район сәхнәләрен дә яулый башладылар. Күптән түгел генә Әтнә районында булып кайтканнар иде, менә хәзер Апас районына юл тотканнар, һәм үкенерлек булмаган. Бу юлы алар “Мәхәббәт чишмәсе” исемле спектакль белән Иске Йомралы авылында чыгыш ясадылар. “Тамашачы бик җылы каршы алды, алкышларга күмде,- дип сөенеп сөйләде Рамилә Аблязова.-Тамашачы күңеленә керә алганбыз икән, димәк юкка гына күп тырышлыклар куймаганбыз, тамашачыга зур рәхмәт”