10 июль көнне Апас районы “Замандаш” коллективы Мөрәле авылында чыгыш ясады.

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Күрше-тирә районнар арасында үзара концертлар куешу матур традициягә әйләнеп бара. 10 июль көнне Апас районы “Замандаш” коллективы Мөрәле авылында чыгыш ясады. Катнашучылар тормыш матурлыгына, дуслыкка, мәхәббәткә багышлынган җырлар башкарды. Шаян номерлар белән беррәттән, лирик чыгышлар да булды. Мөрәле халкы бу коллективны җылы каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International