2016 елда районның берничә авылларына җепселле-оптик элемтә линияләре кертелә.

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Соңгы берничә ел эчендә Интернет  челтәре шул дәрәҗәдә популярлашты ки, хәзер тормышны аңардан башка күз алдына китерүе дә шактый авыр – укытучылар алдына электрон журналлар белән эшләү бурычы куелды, республканың электрон хезмәтләр порталы булдырылды, хакимият белән халык арасында элемтә ролен үти торган “Халык контроле” порталы эшли башлады... Күңел ачу, дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче кеше белән аралашу, төрле мәгълүмат эзләү, хәбәрләр уку мөмкинлекләрен әйтәсе дә юк инде.
2016 елда “Таттелеком” компаниясе Салтыган, Морат, Надеждино, Ябалак авылларына җепселле-оптик элемтә линияләре кертәчәк. Бүгенге көнгә бу эшләр тулысынча Салтыган, Морат, Надеждино авылларында башкарылып килә. Ел ахырына Ябалак авылы да югары тизлектәге Интернетка тоташа алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International