Бәрлебашы авылы халкының күптәнге хыялы чынга ашты: бу авылда да күпфункцияле үзәк ачылды.

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Йөз урынга исәпләнгән яңа үзәкне ачу тантанасына авылның олысы-кечесе, яше-карты гына түгел, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр, район үзәгеннән дә җитәкчеләр, мәдәният хезмәткәрләре килгән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авылдашларын әлеге зур вакыйга белән кайнар котлады: 

–Бөтен уңайлыклары булган күпфункция­ле үзәк районда “Авыл клублары” программасы буенча төзелгән бишенче үзәк булып санала, – диде ул. – Авылны шушы программага керткән өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Республикада мондый программалар эшләмәсә, шундый матур бинаны төзи алмаган булыр идек. Төзүчеләргә тирән рәхмәтемне белдерәм. Безнең җирлектә күпмилләтле халык яши. Бу үзәк милли дуслыкны тагын да ныгытучы мәдәни учакка әйләнсен иде. 

Район башлыгы шушы үзәкне сафка бастырган төзелеш оешмасы җитәкчесе Фәнис Хәйруллинга, прораб Рөстәм Сөнгатуллинга һәм Бәрлебашында мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше өчен хәзер китапханәче булып эшләячәк Галина Кротовога Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та Бәрлебашы авылы халкының шатлыгын уртак­лашырга кайткан иде. 

Фәнис Хәйруллин күпфункцияле үзәктә методист булып эшли башлаячак Гүзәл Өметбаевага символик ачкыч тапшырды. Рес­публика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең оештыру-аналитика, методик эш бүлеге мөдире Рита Дедюлева әлеге үзәкнең матди-техник базасын ныгыту өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Бу көнне Бәрлебашында авылның иң үрнәк гаиләсе –58 ел бергә яшәүче Гөлсинә апа белән Илгизәр абый Рәхмәтуллиннарга Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан махсус чыгарылган бәйрәм бүләге – медаль дә тапшырдылар.

 Аннан соң сәхнәгә “Ана” (Гаилә) капиталына сертификат алу өчен Чулпан һәм Рафис Әфлиевларны чакырдылар. Алар икесе дә ветеринария хезмәткәрләре. Район башлыгы тәбрикләгәннән соң, баш ветеринария врачы Илсур Зиядиев та бүләген тапшырды аларга. Бу көнне 25 ел бергә яшәүче Людмила һәм Сергей Аниннар, энҗе туйларын билгеләп үткән Рузания һәм Фирдүс Ярхәмовлар, Татьяна һәм Евгений Ерамасовлар, тормыш юлыннан 55 ел бергә атлаучы Александра һәм Алексей Матрениннарны да бүләкләделәр. Районда балалар күбрәк тусын, яшьләр авылда калсын өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар хәзер, үрнәк гаиләләр тормышыбызны бизи.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International