Районда «Бушанча – Кече Урсак» автомобиль юлы төзелә башлады. Бу юлның озынлыгы – 2,4 километр. Щебень катламы салынган бу юл Кече Урсак авылын районның үзәк юлы белән тоташтырачак. Шулай ук районда Татарстанда торак пунктларның урам-юл челтәрен тиешле тәртипкә китерү, авылларны каты өслекле юллар белән тоташтыру буенча республика программалары тормышка ашырыла. Олы Тәрбит, Чүти, Ябалак, Кече Подберезье авылларында щебень катлама белән юллар төзекләндерелде. Хәзерге вакытта Олы Кайбыч, Мөрәле, Иске Чәчкаб, Бәрлебашы авылларында, Колангы станциясендә юл билгеләре урнаштыру бара.