Казан дәүләт аграр университеты студентлары Кайбыч районы тамашачысын сөендерде

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

Казан дәүләт аграр университетының «Тургай» студентлар халык театры чираттагы иҗат җимеше белән кайбычлыларны сөендерде. 

Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев җитәкчелегендәге әлеге театр узган атнада Олы Кайбыч һәм Кошман мәдәният йорты сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның “Ялкынсыз яна йөрәк” әсәрен куйды. Профессиональ артистлар булмасалар да, студентларның уйнау осталыгы һәркемне сокландырды. Алар арасында якташыбыз, Олы Кайбыч авылы егете Фидан Сәгъдиевның да булуы күңелләрдә горурлык хисе уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International