Тимергалиева Нурия Тимергали кызы 9 июль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

Кече Кайбыч авылында гомер итүче Тимергалиева Нурия Тимергали кызы 9 июль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 20 елдан артык Кайбыч хастаханәсендә хезмәт иткән. Аны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Кайбыч үзәк хастаханәсенең баш табибы Газимагомед Магомедов килделәр. Алар юбилярга В.В. Путинның тәбрикләү телеграммасын әм район башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырдылар.                        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International