Бүген район башлыгы учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында район башлыгы соңгы атнада районда булган әхәмияткә ия вакыйгалар белән таныштырды. Район мәгариф бүлеге И.А. Шакиров бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре белән таныштырды, алдагы еллар белән чагыштыру ясады һәм уңай тенденцияне билгеләп үтте. 200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларның символларын сайлауда катнашу турында башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Заһидуллина чыгыш ясады. Район башлыгы җитәкчеләр алдында киләчәк атнага яңа бурычлар куйды.