Гаилә бәйрәме.

2016 елның 9 июле, шимбә

8 июль   - Гаилә һәм тугрылылык көне . Шул уңайдан Чүти мәдәният йортында  “Бәхетле гаилә” дип исемләнгән стенгазета чыгарылды. 8  июльдә мәдәният хезмәткәре Гильфанова Сунгатуллиннар гаиләсен бәйрәм белән котлады.  Күп балалы гаилә башлыгы  Сунгатуллин Марат һәм тормыш иптәше Кадрия өч бала тәрбияләп үстерәләр. Марат мәктәпне тәмамлау белән колхозда фермада эшли – аның хезмәт стажы 25 ел, ә тормыш иптәше Олы Тәрбит балалар бакчасында тәрбияче .   Маратның энесе Самат әле яңа гына тормыш корды. Үзенең сөйгән ярын бик ерактан Башкортостан якларыннан тапты. Әниләре Рузания апа: “Балаларыма бары тик бәхет кенә телим”-, дигән теләктә калды. Рузания апаның теләкләренә без дә  кушылабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International