Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе тикшерүне уңышлы узды

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе икмәк кабул итү пунктларының һәм элеваторларның әзерлеген бәяләде. Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе ул тикшерүне уңышлы узды.

-Күренеп тора, монда бик зур әзерлек эшләре башкарылган. Коллектив бүгеннән яңа уңышны кабул итәргә әзер, - диде “Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” учреждениесе белгече Рамилә Таҗетдинова коллектив башкарган эшләргә югары бәя биреп.

- Предприятиенең бүгенге хәле бик әйбәт, зур эш башкаргансыз. Урып-җыю чорылда барлык амбарларыгыз яңа уңыш белән шыплап тулсын, коллективыгызга ныклы сәтамәтлек, яңа хезмәт уңышлары телим, - диде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе, комиссия рәисе Анатолий Никитин.

Комиссия составында “Казанзернопродукт” җәмгыятеннән Ольга Ивошина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең өлкән белгече Илфат Шәрәфиев та бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International