Кайбычта “Әти-әниләрегезне саклагыз” акциясе үтте

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге профсоюзы 2 июньдә Олы Кайбычтагы ял паркында “Әти-әниләрегезне саклагыз” дип исемләнгән акция үткәрде. Әлеге акциянең максаты – гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыту, ата-аналар белән балаларның үзара аралашуының мөһимлеген күрсәтү.  Буа районара Пенсия фонды начальнигы Рафик Җәләлов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова акциягә җыелган халыкны сәламләде. Казан шәһәреннән килгән артистлар балалар өчен төрле уеннар, бәйгеләр оештырды. Һәр катнашучыга бүләкләр тараттылар. Бәйрәм тантанасы бергәләп сабын куыгы өрү белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International