Олы Кайбыч авылы мәчете дә иртәдән үк шыгырым тулы иде. Ураза гаетенә килүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге олуг бәйрәм белән котлады, һәркемгә иң изге теләкләрен җиткерде. Районыбыз имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин бәйрәм намазына җыелучыларга “Олы гөнаһлардан саклану” дигән темага вәгазь сөйләде. Аннан соң бергәләп бәйрәм намазы укыдылар, биргән сәдакаларга дога кылдылар.