Кадер кичәсе көнне ике мәчете һәм мәдрәсәсе булган Кошман авылында ифтар мәҗлесе узды.. Кырыктан артык ир-атлар катнашкан мәҗлескә район башлыгы А.И. Рәхмәтуллин да катнашты. Ул кадер кичәсе белән котлады, ифтар мәҗлесенең спонсоры булган Марат Садриевка һәм аның гаиләсенә рәхмәт әйтте. Олы Кошман мәчетенең имамы Фәрит хәзрәт шулай ук өстәл хәзерләүчеләргә рәхмәтен белдерде, теләкләр теләде.