Мөхтәрәм райондашлар, дин кардәшләребез!
Барчагызны да олуг бәйрәмебез – Ураза гаете уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм!
Бу изге айда дин кардәшләребез Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә инанып ураза гамәлләрен үтәделәр, утыз көн дәвамында үзләренең җаннарын һәм тәннәрен сафландырдылар, сабырлык, шәфкатьлелек үрнәкләре күрсәттеләр. Бу какшамас хакыйкать исламга гына түгел, дөньядагы башка диннәргә дә хас һәм хәзерге вакытта бигрәк тә актуаль булып тора, чөнки нинди диндә булуына карамастан, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт,төрле милләт вәкилләре мәдәниятына, йолаларына хөрмәт белән карау гына дуслык һәм тынычлык белән яшәргә мөмкинлек бирә. Районыбызның барлык мөселманнарын Рамазан ае тәмамлануы белән ихлас күңелдән котлыйм. Халкыбыз бәйрәменең күркәм традицияләре киләчәктә дә Татарстан һәм Россия халыклары тынычлыгын, дуслыгын һәм бердәмлеген сакларга ярдәм итәр, дип ышанам.
Хөрмәтле райондашлар! Ураза гаетендә Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә йомшаклык, иман һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан тынычлыгы, шатлык һәм бәрәкәт бүләк итсен. Ихлас күңелдән тынычлык, исәнлек-саулык һәм муллык телим!
А.И. Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район Башлыгы