Мөрәледә ифтар мәҗлесе узды

2016 елның 1 июле, җомга

Изге Рамазан ае тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Һәркем шушы айда нинди дә булса игелек кылып калырга тырыша. Мөселманнар, иман йортларында җыелып, намазлар укый, ифтар мәҗлесләрендә була. Шундый мәҗлесләрнең берсе кичә Мөрәле авылында булды. Ифтарга кеше күп килгән иде. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Ул мәҗлесне оештырган спонсорларга рәхмәтен ирештерде. Ифтарда катнашучылар авылның имам-хатыйбы Галим хәзрәт Гыйбадуллин вәгазьләрен тыңлады. Мәҗлестән һәркем рухи азык алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International