Су коену рәхәт булса да...

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Җәйге кызу көнннәрдә барыбыз да елга-күлләрдә су коенырга ярата. Әмма су коенганда бәхетсезлек очракларына юл куелмасын өчен алдан ук саклык чаралары күрергә, аерым кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Су коену өчен махсус билгеләнгән урын булмаган авыл җирлекләрендә елга буйларына кисәтүче  махсус билгеләр кую таләбе куела. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы территориясендә сулыкларда кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен үтәү турында”гы карар да бар. Төп бурыч – суда батып үлү очракларына, төрле фаҗига­ләргә юл куймау. Шул уңайдан ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җәйге су коену чорында үтәлергә тиешле саклану кагыйдәләрен искәртеп узабыз: беренче чиратта елгаларда, күлләрдә һәм башка төрле сулыкларда белмәгән урыннарга су керергә бармаска; ялгыз гына су коенмаска; спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә суга кермәскә; суның төбе билгеле булмаган урыннарда суга чумып уйнамаска; сулыкларда тыелган, «ярамый» дигән махсус билгеләрне ары узып йөзеп кермәскә; суда йөзеп баручы ишкәкле һәм моторлы көймәләргә якын килеп йөзмәскә, су кырында булганда бер-береңне эткәләмәскә, суга эсседә тирләп пешкән хәлдә кермәскә; суда туңганчы, арганчы озаклап йөзмәскә; су кырында балаларыгызны үзләрен генә калдырмаска. Надеждино авыл җирлегендә шушы көннәрдә Морат, Надеждино, Кичкеево авыллары яныннан агучы Гөбенә елгасының тирән урыннарына “Бу урында су коену тыела!” дигән элмә такталар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International