28 июнь көнне Олы Кайбыч мәдәният хезмәткәрләре Әтнә районында “Мәхәббәт чишмәсе” спектакле белән гастрольдә булдылар.

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

28 июнь көнне Олы Кайбыч мәдәният хезмәткәрләре Әтнә районында “Мәхәббәт чишмәсе” спектакле белән гастрольдә булдылар.

Әтнә тамашачысы бу спектакльне бик җылы кабул итте. “Бер тамашачыны да битараф калдырмаган мелодрама, бу юлы да һәркем күңеленә үтеп керде. Залда күз яшьләрен сөртүчеләр күп булды, әсәрнең һәрбер сүзен күңел аша уздырды Әтнә халкы. Гомумән, бу якта сәнгаткә гашыйк халык яши. Аларга шулай җылы кабул иткән өчен рәхмәтемне белдерәм ” – диде Рамилә Аблязова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе. “Ак җилкән” Кайбыч театр коллективы Әтнә районында инде икенче тапкыр чыгыш ясый. 2015 елда алар Бөек Ватан сугышына багышланган  Ә.Әтнәбаевның “Ул кайтты” әсәрен күрсәткәннәр иде. Сентябрь аенда Әтнә Дәүләт театрының Кайбычка килүе көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International