Кече Кайбычта ифтар

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Кайбыч районы Кече Кайбыч авылында мәчеттә шәһси эшмәкәр Ганиев Илдүс ярдәме белән ифтар мәҗлесе оештырылды. Ифтарда район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, мәхәллә имамы Тимуршин Мәгъзум хәзрәт, авыл советы рәисе Мөслимә Гиззатуллина һәм җирле авыл халкы катнашты. Ифтар барышында район башлыгы Альберт Илгизәр улы барча кунакларны да изге Рамазан ае белән тәбрикләде һәм уңышлар теләде. Район мөхтәсибе уразаның фазыйләтләре һәм кадер кичәсе турында вәгазь сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International