"Аллаһы Тәгалә барчаларыбызга да Рамазан аеның соңгы ун көнлегендә дә уразада булып, кичәләрендә тәравих намазларын укып догалар кылып, гөнаһларабыздан тәүбә итеп киләчәк буыннарыбыз өчен һәидәят сорап үткәрергә насыйп әйләсә иде" - дип мөрәҗәгатъ итә мөселманнарга район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин. 1 Июль көнне Олы Кайбыч авылы мәчетендә кадер кичәсендә тәравих намазыннан соң тәсбих намазы укып иртәнге намазга кадәр догалар һәм зикерләр кылыначак барлык мөселман кардәшләребезне дә чакырып калабыз.