Өрфиядәй ефәкләрдән тегелгән купшыдан-купшы, затлыдан-затлы күлмәкләр кигән туташлар, зиннәтле костюм-чалбарлар киеп алган нәзакәтле егетләр...
Әле кайчан гына парта артларында биремнәр чишеп утырган, бүген инде бераз гына моңсулык та кичергән чыгарылыш сыйныф егет-кызлары 27 июнь көнендә үзләренә белем-тәрбия биргән мәктәпләре, гамьсез-ваемсыз балачаклары белән хушлашып, соңгы мәртәбә мәктәп вальсын әйләнделәр. Бүген алар киләчәккә зур өметләр баглап, күңелле-матур планнар корып, кыю рәвештә алга карап, олы тормыш бусагасында торалар. Быел 11 нче сыйныфны тәмамлаган 98 укучы белем турында таныклык ала. Чыгарылыш кичәләрендә катнашкан район җитәкчеләре олы тормыш юлына аяк басучы, һөнәр сайлау кебек мөһим карар алдында торган яшьләргә җылы теләкләрен җиткерделәр.