27 июньдә, ягъни бүген Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне 1993 елдан бирле үткәрәләр. Республикабызның талантлы, тәвәккәл, булдыклы яшьләре төрле тармакларда хезмәт куя. Бүгенге көндә кырларда җиң сызганып уңыш үстергән, терлекчелектә көч куйган, сәнәгать предприятиеләрендә, хезмәт күрсәтү һәм башка төр өлкәләрдә тырышып эшләүче егет-кызларыбыз белән хаклы горурланабыз.
Без яшьләребезгә бәхетле тормыш, көчле рух, иртәгәсе көнгә ышаныч белән яшәүләрен алга таба да яшь күңелле, актив, тормыш сөючән булуларын телибез. Актив тормыш белән, максатларыгызга ирешеп яшәгез, дуслар! Сезгә якты юллар, уңышлар насыйп булсын!
А.И. Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район Башлыгы