Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Әле кайчан гына сез мәктәп бусагаларын атлап, 1 сыйныфка укырга килгән идегез. Инде менә вакыт сизелми дә үтеп китте. Шушы мәктәпләр белән саубуллашыр чагыгыз җитте. Алда сезне олы тормыш юллары, шул ук вакытта мәктәп тормышыннан кызыклыгы һәм файлалы ягы белән бер дә калышмаган киләчәк көтә. Ә аны нинди итеп күрү сезнең һәркайсыгызның үз кулында. Кая гына гына барсагыз да, кайда гына яшәсәгез дә, сезне уңышлар көтеп торсын. Шул ук вакытта олы белемнәр, максатлар, алдынгы карашлар тупланган уй-фикерләрегез белән без сезне көтеп калачакбыз. Районның данын, киләчәген үстерү сезнең кулларда. Уңышлар сезгә!
А.И. Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль районы Башлыгы