Уку елы тәмамланып берничә көн үтүгә районыбыз мәктәпләрендә укучыларыбыз өчен ял лагерьләре эшли башлады. Ял итүче балаларның иң яратып йөргән урыннарының берсе район үзәгендә урнашкан Галия Кайбицкая музее. Шулай булмый мөмкиндә түгел музейга килгән һәрбер кеше, баламы ул олы кешеме, үзенә ниндидер рәхәтлек, рухи азык ала. “Үткәнен белгән кешенең генә киләчәге бар” - дип юкка гына әйтмиләр. Ә безнең укучыларыбызның киләчәкләре матур һәм бәхетле булсын.