Районда “Трактор- прицеп” операциясе бара

2016 елның 24 июне, җомга

 6 июньнән 30ына кадәр республикада ТР ЮХИДИ идарәсе ТР буенча Дәүләт техник күзәтчелеге белән берлектә “Трактор- прицеп” операциясе игълан иттеләр. Аның кысаларында үткәрелүче чаралар тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашында аварияләрне киметү максаты куя. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге категория транспорт белән ДТПлар һәрвакыт диярлек авыр нәтиҗәләргә китерәләр һәм күпчелек очракта аларның техник төзексезлеге аркасында килеп чыгалар. Операциясе барышында тракторларның, үзйөрешле машиналарның техник торышы, теркәлүе, ОСАГО полисы, йөртүче яки механизатор таныклыгы, юллама документациясе булу-булмавы, агрегат номерлары туры килү-килмәү тикшерелә. Ә операциянең йомгаклары турында матбугат аша хәбәр ителәчәк,- ди “Гостехнадзор” ның райондагы бүлекчәсе начальнигы Р.Р. Тимуршин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International