Районда җәйге ял һәм сәламәтләндерү кампаниясенә ныклы игътибар бирелә. 17 мәктәптә көндезге лагерь оештырылып, анда 354 кыз һәм малай ял итә. Хезмәт берләшмәләрендә 4 белем учреждениесендә 100 укучы җәлеп ителә. Шулай ук балаларның ялы сәламәтләндерү учреждениеләре базасында оештырылган. Лагерьларда балаларның максималь саф һавада булуы күздә тотыла, сәламәтләндерү һәм физик культура чаралары оештырыла.. Чараларны уздырганда балаларның сәламәтлеге, аларның физик үсеше һәм физик әзерлеге искә алына. Моның өчен медицина хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җаваплы хезмәткәрләр белән инструктаж һәм әңгәмә уздырылган.