Кайбычта Хәтер һәм матәм көне узды.

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

22-нче июнь көнне район үзәгендәге монумент янында Хәтер һәм матәм көненә багышланган митинг узды.  1941 елның 22-нче июне - Россия тарихында беркайчанда онытылмаслык авыр көн. 75 ел элек, нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды. Әлеге датага багышланган митингкка килүче барлык райондашларга мөрәҗәгать итеп, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин  бүгенге тыныч, аяз күгебез өчен сугыш һәм тыл ветераннарына олы рәхмәт сүзләре әйтте. “Матәм көнендә без яу кырында ятып калганнарны һәм яраланып кайтканнан соң да Җиңү көненә кадәр яши алмаган солдатларны, киләчәк буын өчен үзләрен корбан иткән, фашист канцлагерьларында иза күргән сугышчыларны искә алабыз. Бүгенге тормышыбыз өчен аларны онытырга һич тә хакыбыз юк!”,- диде үзенең чыгышында район башлыгы. Митингта сугыш кырларында вафат булган якташларыбыз истәлегенә бер минут тынлык иглан ителде. Сугыш елларында илебезне яклап кан түккән якташларыбызның батырлыгы беркайчанда онытылмас! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International