Районда азык әзерләүнең кызган чоры. Оешма һәм учреждениеләр коллективлары ел саен яфрак азык әзерләүдә актив катнашалар, ныклы азык базасы булдыруда хуҗалыкларга ярдәм итәргә тырышалар. Яфрак азык беренче чиратта бозаулар өчен әзерләнә – витамины да җитәрлек, төп ашату рационына әйбәт өстәмә дә, шул ук вакытта табигый дару да булып тора. Барлык киңәшләрне истә тотып, тиешенчә җыелган яфрак азыкта яшь терлекләрнең организмын ныгыту өчен кирәкле витаминнар әйбәт саклана. Малкайлар бигрәк тә юкә себеркесен яратып ашыйлар икән. Йөкләмәне үтәүгә беренчеләрдән булып Кайбыч район хастаханәсе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре кереште. Районның калган оешма һәм предприятиеләре дә көн саен витаминлы азык әзерләүгә чыга. Кемдер җыя, кемдер аны аланга чыгара, кемдер парлап бәйләп тора.