Фаҗигә булмасын өчен игътибарлы булыйк!

2016 елның 21 июне, сишәмбе

“Ватаным Татарстан” газетасы хәбәр иткәнчә, соңгы көннәрдә генә Татарстан сулыкларында дүрт бала батып үлгән. Җәйнең эссе көннәре әнә шундый куркыныч саннар алып килде. Тик моңа карап кына суга керергә теләүчеләр саны кимеми. Рәсми мәгълүматларга караганда, ел башыннан бирле республика сулыкларында 48 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Суда 33 кешенең гомере өзелгән. Бу – дүшәмбе көнгә билгеле булган сан. Барлыгы 36 кешене судан исән-имин чыгарганнар. Батып үлүчеләр арасында балалар да бар. Быел суда алты сабыйның гомере өзелгән. Җәйге чорда сулыкларда балаларның иминлек мәсьәләсе җитди игътибар таләп итә. Ата-ананың, укытучыларның төп бурычы - эссе көннәрдә балаларны ялгызын гына су буйларына җибәрмәскә.    Фаҗигә булмасын өчен игътибарлы булыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International