Авылларда – ифтар мәҗлесләре

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Елның төннәре иң кыска, көннәре иң озын вакытта да ураза ае дәвам итә. Авылларда, аерым гаиләләрдә ифтар мәҗлесләре – авыз ачтырулар үткәрелә. Рамазан аеның икенче яртысында, традиция нигезендә, җирлектәге җаваплы кешеләр һәм эшмәкәрләр ярдәмедә үткәрелә торган авыз ачу мәҗлесләре дә ешайды.19 июнь кичендә Чүти мәчетендә Мәскәүдән кайткан кунаклар тарафыннан шундый беренче мәҗлес үткәрелде. Колангы станциясендә дә бер мәҗлес үткәрелгән иде инде. 20 июнь кичендә ирләр мәчеттә укып, хатын-кызлар мәктәп бинасында  әзерләп  каршы алып тагын бер күркәм һәм күмәк авыз ачтыру булды.Ифтар мәҗлесендә Кайбыч районы башлыгы А.Рәхмәтуллин, район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гиниятуллин катнаштылар. Мәҗлес авыл Советы хезмәткәрләренең хәләл һәм шәхсән чараларына таянып үткәрелде. 22 июнь көнне Кайбыч районыннан ике төркем Казан шәһәренә ифтар мәҗлесенә юнәләләр. Беренче төркем – нигездә яшьләрдән торган, волонтерлар, икенче төркем – ураза тотучы район кешеләре. Мәҗлескә баручыларга хәерле юл теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International