Кайбыч районында терлек азыгы әзерләү дәвам итә

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Бүгенге көндә район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фиргат Басыров әйтүенчә, бүгенге көнгә 7500 гектар күпьеллык үлән чабылган, шуның 1850 гектары печәнгә, 5 мең гектары сенаж һәм яшел азыкка исәпләнгән. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә район авыл хуҗалыкларындагы терлек-туарга кышлау өчен 1600 тонна печән, 14 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бозаулар өчен яфрак азык әзерләү – терлек азыгы запасын тулыландыруның өстәмә чыганагы булып тора. Бүгенге көнгә барлыгы 50 тонна яфрак азыгы әзерләнгән. Узган елларда бу эшкә район учреждение һәм предприятиеләре дә җәлеп ителгән һәм шулай итеп күмәк көч белән кышлык запас әзерләнгән. Быел да бу эшләрдән читтә калу ярамас, дип белдерде район башлыгы А. Рәхмәтуллин һәм шимбә көнне үткән киңәшмәдә яфрак әзерләүгә төзелгән норма буенча эшләргә дигән күрсәтмә бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International