Соңгы көннәрдә телевидиеның төрле каналларында Кайбыч районы турында төрле сюжетлар күрсәтелә. Аерым алганда Олы Подберезье «Авыл Көне» буенча ТНВ-Татарстан каналы бүген “Хәбәрләр” тапшыруында күрсәтәчәк. Кичә, 19 июнь көнне шушы ук канал “Без тарихта эзлебез” тапшыруы Г.Тукайның 130 еллыгына махсус чыгарылыш күрсәтте. Кайбыч района Кече Кайбыч авылында төшерелгән тапшыруны өена “Летай” системасы аша, ягъни кабель белән керткән булса, “кабатлау” фукциясен кулланып бүген дә карарга була. Олы Подберезьеда РТР-Татарстан каналы да эшләгән иде. Аның русча сюжетын шулай ук бүген “Вести-Татарстан” күрсәтәчәк.