“Хәтер шәме” акциясенә кушылыйк

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, 21 июньнән 22 июньгә каршы төндә  “Тарихи истәлек” партия проекты кысаларында “Хәтер шәме” акциясе уздырыла. Барыгызны да әлеге чарага кушылырга, 21 июнь көнне 22.00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион ватандашларыбыз истәлегенә өй һәм фатир тәрәзәләрендә шәм яндырырыга чакырабыз. Бу гадәти генә чара түгел: сугыш кайтавазы әле һаман һәр гаиләдә диярлек яши, шуңа күрә туган ил өчен канкойгыч сугышта шәһит киткәннәрне  әнә шулай искә алуның патриотик хис тәрбияләүгә дә йогынтысы зур.

Сездән, хөрмәтле райондашлар, әлеге  акциядә катнашуыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International