Кайбыч муниципаль район Советында җиңел машина йөртүче А.Ф. Шәрәфиев Район Башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Алмаз Фрат улы Шәрәфиев күп еллар район Советында машина йөртүче булып эшли. Ул үз эшенә игътибар белән карый, үзенә беркетелгән машинаны техник яктан төзеклеген тәэмин итә, аны куркынычсыз эксплуатацияләү өчен кирәкле эшләр башкара. Алмаз Фратович эшенең җаваплы, төгәл белгече.