15 июнь көнне Борындык авыл җирлегендә шәхси хуҗалык ияләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Семинарда район Башлыгы А.Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ф.Басыров, ветеринария хезмәте җитәкчесе И.Зиядиев катнаштылар. Семинарда катнашучылар Ринат Фасахов һәм Хаерниса Маматкулова хуҗалыкларында булдылар.Ринат Фасахов атлар үрчетү, кымыз җитештерү белән шөгельләнә. Хаерниса Маматкулова утыздан артык эре мөгезле терлек, шул исәптән 12 савым сыеры, 500 каз тота. Киңәшмә Борындык авыл мәдәният йортында дәвам итте, анда катнашучылар республика программалары буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү ысуллары белән таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.