Кайбыч муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе сүзләренә караганда, бу яктырту җайланмаларын урнаштыру өчен республикасы бюджетыннан унбиш миллион сум акча бүлеп бирелгән, сигез миллион сум Кайбыч районы муниципаль фондыннан кулланыла. Барлыгы 4,6 километр озынлык урамнарга 118 яктырту баганалары урнаштырылган. Бу урамнар региональ әһәмияте булган автомобиль юлларга карыйлар, һәм алар электр яктырту белән тәэмин ителергә тиеш. Бу урамнар: Кояшлы бульвар "Олы Кайбыч –Колаңгы" автомобиль юлына карый, Р. Гарафутдинов урамы – "Олы Кайбыч-Камылово"автомобиль юлына, ә Үзәк урамының бер өлеше– "Олан-Каратун - Олы Кайбыч"автомобиль юлына карыйлар. Аларны яктырту дәүләт тарафыннан финансланачак