Матурлык, аналар һәм гаилә кыйммәтләренә дан җырлаучы “Нечкәбил” республикакүләм бәйгесе старт алды. 2004 елдан бирле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза ул. Бәйге үрнәк балалар үстерүче, һәр яктан уңган-булган әниләр арасында үтә. Аналарның бөеклегенә дан җырлаучы бәйгенең максаты–күркәм гаиләләрне барлау, әниләрнең җәмгыятьтәге ролен тагын да күтәрү, милли һәм мәдәни традицияләрне үстерү. 1 июньнән бәйгенең сайлап алу турлары башланды. 16 июньдә ул Иделаръягы районнары хатын-кызлары катнашында Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә уза. Анда җиңүчеләр 10 сентябрьдә Татарстан гаиләләре фестивалендә ярымфиналда катнаша. Ә “Нечкәбил”нең финалы 26 ноябрьдә Казан шәһәрендә булачак Кайбычның уңган-булган нечкәбилләрен шушы бәйгедә актив катнашырга чакырабыз.