Кайбыч районында Россия көнен билгеләп үттеләр. Партиянең беренчел бүлекчәсе әгъзалары патриотик акциясе оештырылды, волонтерлар бөтен кешегә Россия әләме төсләре белән тасмалар тараттылар. Ярымябык хоккей мәйданында "БЕРДӘМ РОССИЯ" Партиясенең депутатлары һәм яшьләр командалары арасында футбол матчы узды. Җан атар өчен укучылар, оешма хезмәткәрләре килде. Нәтиҗәдә яшьләр командасы 7:0 счеты белән җиңү яулады. Партиянең Җирле бүлеге секретаре, район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык спортчыларга да дипломнар, җиңүче командага – күчмә кубок тапшырды.