Хөрмәтле райондашлар!
12 июньдә Россия Федерациясе көне билгеләп үтелә. Һәммәгезне дә әлеге бәйрәм – Россия көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бу бәйрәм Ватанын яраткан, Россиянең азатлыгы, бөеклеге һәм иминлеге хакына гасырлардан килгән гомумхалык бердәмлеге традицияләрен саклаган барлык кешеләр өчен дә кадерле. Бу көн халыкның бердәмлеге, Россия Федерациясе Конституциясендә күрсәтелгән азатлык, демократия һәм гаделлек кебек мөһим кыйммәтләр тирәсенә берләшү символына әверелде. Без үз Ватаныбыз белән горурланабыз, аны көчле һәм куәтле итеп күрергә телибез. Моңа ирешү өчен өлкән буыннардан килгән традицияләрне, дуслык-татулык мөнәсәбәтләрен дәвам итәргә, яшьләребездә әхлакый кыйммәтләрне, туган җиргә мәхәббәт, хезмәткә хөрмәт хисләрен сакларга, тәрбияләргә тиешбез. Барлык райондашларны Россия көне белән котлыйм, сәламәтлек, иминлек, җитеш тормыш телим. Бу бәйрәм һәркайсыбызга армый-талмый эшләү, яңа казанышларга ирешү өчен этәргеч булсын, милли горурлык, Ватанга мәхәббәт хисләрен арттырсын.
А.Р. Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район башлыгы