А.Рәхмәтуллин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә уздырды

2016 елның 11 июне, шимбә

Бүген район башлыгы А.Рәхмәтуллин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе Башкарма комитет җитәкчесе Р. Лутфуллина Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча алдан тавыш бирү нәтиҗәләре белән таныштырып үтте. Район башлыгы урынбасары Р.Хәялиев 2016 елның икенче яртыеллыгына периодик басмаларга язылу кампаниясе турында чыгыш ясады. Яфрак азыгы әзерләү турында башкарма комитеты урынбасары Э.Загидуллина сөйләде. Район башлыгы һәрбер күтәрелгән сораулар буенча тәкъдимнәр бирде. Аерым ул спорт мәйданчыклары ел дәвамында эшләп торырга тиеш дип басым ясады. Шулай ук легаль булмаган алкоголь продукциясе белән сәүдә итү нокталарын ачыклау буенча киң эш алып барырга чакырды. Сәламәтлек, хокук саклау органнары, мәгариф бүлеге җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Алдагы атналарга планнар төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International