Кайбычка Татарстан Бадминтон Федерациясеннән килделәр

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Соңгы елларда районда спортның бадминтон төре аеруча үсеш алды. Бадминтонны бигрәк тә Борындык мәктәбе укучылары ярата. Үз эшенең фанаты булган физкультура укытучысы, тренер Хәмзә Юнысов булачак чемпионнар әзерләүгә зур өлеш кертә. Аның укучылары республикабызның бадминтон буенча җыелма командасы составында Россия төбәкләрендә үткәрелгән турнирларда да уңышлы чыгыш ясый. Бадминтончылар нинди шартларда шөгыльләнә соң? Әлеге сорауга ачыклык кертү максатында Борындык мәктәбенә Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясенең баш тренеры, Россиянең яшүсмерләр командасы тренеры Игорь Назаров һәм федерация вәкиле Евгений Салюков район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов белән берлектә килде. Алар тренер Хәмзә Юнысов, мәктәп директоры Рамил Гарәфиев белән очрашты. Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов та җәйге чор өчен генә булса да, ангар тибындагы спорт корылмасы кирәклегенә басым ясады.Кунаклар Олы Кайбычтагы “Салават күпере” спорт комплексында да булды. Алар мондагы спорт залында бадминтон кырлары ясауда ярдәм итәчәкләрен ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International