Балалар хокукларын яклау һәм шуңа кагылышлы сорауларга җавап бирү максатындагы әлеге очрашу район Советында иртәнге сәгать унда башлана. Очрашуда Гүзәл Удачинаның Кайбыч районындагы яшь ярдәмчесе- Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Ленара Гарапова да катнаша. Әлеге очрашуда катнашу өчен 2-10-67 телефоны аша алдан язылырга мөмкин.