Сабантуен Кошман авыл җирлеге башлыгы Л. Сафина башлап җибәрде.
- Игенче хезмәтен данлаучы, бай мәдәниятебезне һәм халкыбызның чагылдыручы Сабан туе белән барыгызны да котлыйм, - дип сәламләде ул авылдашларын һәм кункларны. Аның теләкләренә Түбән Кошман мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сабиров та кушылды. Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова авыл халкын һәм кунакларны милли бәйрәмебез һәм Кайбыч районы оешуның 25 еллыгы белән тәбрик итте. Алдынгы игенчеләребезгә һәм терлекчеләребезгә агрофирманың Кошман бүлекчәсе управляющие Ринат Садриев Мактау кәгазе һәм бүләкләр тапшырды. Сабантуй әләмен күтәрү хокукына быелгы сабан батыры Илнар Нәфыйков һәм алдынгы сыер савучы Гөлфия Шәфиева ия булды. Алга таба мәйданда традицион ярышлар, мавыктыргыч уеннар гөрләде, батырлар бил алышты. Олысы-кечесе, ир-аты, хатын-кызы барысы да аларда катнашып, бүләк алды. Бәйрәм башкаладан килгән артистлар һәм үзебезнең үзешчәннәр концерты белән үрелеп барды. Бер Сабантуй да ат чабышыннан башка узмыйдыр. Кошманда бу ярышта үзенең Брайда кушаматлы аты белән Олы Кайбычтан Рәдиф Зиннәтҗанов беренче килде. Кошман Сабан туеның быелгы батыры Булат Мотыйгуллин булды.