Кайбыч районы халкы игътибарына!

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Сабан туе бәйрәме алдыннан халыкка бер бәләк ясалды. Электән эшләп килгән “Болгар” радиосына альтернатив рәвештә Кошман ретрансляторына өстәп радиотапшыргыч куелды. Ул “Радио России” каналын эфирга чыгарачак. Безнең өчен бу канал ни өчен кирәк дисәк, җавабы ачык. Шушы канал рамкасында элеккеге Казан радиосы рухын саклап калган “Татарстан” радиосы эшләп торачак. Иртәнге сәнать алтыда гимн белән башланып китәчәк. Җирле станциядә ешлык 101,6 будачак. Димәк, эфирда Татарстан радиосын тыңламый калмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International