“Гөбенә”дә Сабантуе узды

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Сабантуй хезмәт алдынгыларын- язгы чәчү батырларын, терлекчеләрне, белгечләрне бүләкләүдән башланып китте. Җәмгыять директоры Юрий Осипов уңышлары турында горурланып сөйләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров халыкка бәйрәм котлавын җиткерде. Тәбрикләүләрдән соң ат чабышлары башланды. Нәселле атларда беренче килгән җайдак- Кыр Буасыннан Сергей Блинов телевизор белән бүләкләнде. Ә көн-төн хуҗалык эшләрен башкаручы атлар арасында- Кыр Буасыннан Андрей Лебедев иярләгән “Стрела” финишка беренче килде. Ат чабышларында призлы урыннарны яулаучыларның барысы да бүләкләнде. Чүтидән Кадрия Сөнгатуллина да атта чапты! Аты арттарак килсә дә, кыю хатын-кыз, булдыра, дип аны да бүләкләделәр. Казаннан килгән артист Илсур Шәрипҗанов халыкның милли уеннарда чират торып катнашуына гаҗәпләнүен яшермәде. Багана башына менәргә теләүчеләр дә күп, капчык белән сугышырга, кул көрәштерергә, көянтә белән су ташырга теләүчеләр дә...Тормыш иптәше җырчы Гөлназ белән чыгыш ясады Илсур. Тамырлары Иске Тәрбиткә барып тоташучы яшь җырчы Алинә Давыдова һәм Марина Карпова иң матур җырларын бүләк итте. Ә Казан кичләре” ансамбле биючеләре өздерде генә! 
Милли көрәшнең абсолют батыры- Иске Тәрбиттән Алексей Ивановны дуслары күккә чөйде! Кызыклы мизгелләргә бай булды “Гөбенә” Сабантуе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International